Яңа Чишмә районында өйрәнү семинар-киңәшмә үтте

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районында чираттагы өйрәнү семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Татарстан Республикасында  дәүләт Хезмәт инспекциясе, архив эшләре буенча  Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары  оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә гражданнарның хезмәткә хокукларын саклау үзенчәлекләре  турында сөйләделәр.

 Чыгыш ясаучылар лекцияләрендә аерым игътибарны  хезмәт законнарын саклауга, аерым алганда, хезмәтне саклау, пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын саклау, архив эше законнарын  үтәү мәсьәләләренә юнәлттеләр. Республиканың башка районнарында да өйрәнүләр  дәвам итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International