“Халык контроле” системасы аша килгән әлеге шикаять, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән тәкъдимнәрне тормышка ашыру өчен Казан шәһәре төзекләндерү кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, тиешле чаралар күрү өчен Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы хакимиятенә җиткерелде. Мөрәҗәгать итүчегә җирле үзидарә органнары эш тәртибе аңлатылды, аны борчыган мәсьәләләрне үтәүнең мөмкин булган вакыты әйтелде.
Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Совет районы хакимияте гражданнарның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып, Җиңү проспекты тротуарларын төзекләндерү буенча үткәрелә торган чаралар кысаларында, платформаны төзекләндергән һәм Казан шәһәренең Җиңү проспекты буенча “Хокук академиясе” тукталышында җәмәгать транспортын көтү өчен павильон куйган.