Гаилә-көнкүреш җәберләрен, көндәлек тормышта низагларны булдырмау максатыннан уздырылган “Кайнар элемтә” йомгаклары

2019 елның 1 ноябре, җомга

Гаилә-көнкүреш җәберләрне булдырмау максатыннан уздырылган “кайнар элемтә”дә,  республикада яшәүчеләр, белгечләргә ата-аналарның балаларын тиешенчә тәрбияләмәү һәм карамау, шулай ук гаилә әгъзалары тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очраклары турында хәбәр итә ала иде.

 Белгечләргә 43 шалтырату булды. Гаиләдә җәберләү, тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч янау, низаглы хәлләр турындагы фактлар  полиция бүлекләренә җиткерелә. Битараф булмаган гражданнар  бала тудыру йортлары каршында бэби-бокслар кую мәсьәләсен күтәрделәр, яңа туган балаларны караучысыз калдыру очракларына катырак игътибар итәргә тәкъдим итүчеләр булды. Гражданнар өйдә җәберләгән очракта психологик ярдәм алырга мөмкин булган  учреждениеләр, кризис үзәкләре эшләре белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International