Алабуга районында Алабуга мәдәният йортына Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Менделеев һәм Мамадыш районнарыннан булачак солдатлар һәм аларның ата-аналары “Хокукый белемнәр” мәктәбенә җыелды.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин булачак хәрби хезмәткәрләргә алар хезмәт итү вакытында эшләячәк яңа техникалар, шулай ук бездә җитештерелә торган хәрби техникалар турында сөйләде.
Алабуга районы башкарма комитеты рәисе Екатеринбургтагы хәрби частька шефлык итүләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәрби хезмәттән кичектерелеп тору, медицина комиссиясе үтү, медицина комиссиясе үтүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Алабуга егете Дмитрий Биденко Екатеринбургта Алабуга районы шефлык иткән хәрби частьта хезмәт итү тәҗрибәсе белән уртаклашты.