Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясенең яңа составының беренче утырышы үтте

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

 Татарстанда  мәҗбүри тоту урыннарында  кеше хокукларын тәэмин итүгә контрольлек итүне тормышка ашыручы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясенең яңа составы сайланды.

Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында  Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе яңа составының беренче утырышы узды.

 Анда җәмәгатьчелек оешмалары  вәкилләре  республика Эчке эшләр министрлыгыннан һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән махсус учреждениеләрдә ирекле булуны тәэмин иткән мандатлар алдылар, комиссия җитәкчелеген сайладылар. 

  Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе итеп “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” генераль директоры, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе  Азат Галимҗан улы  Гайнетдинов сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International