Апаста вакытлыча тоту изоляторында булу

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Апаста  вакытлыча тоту изоляторында булып, анда бу вакытка бердәнбер тотылучы кеше белән аралашты.

 Граждан вакытлыча тоту изоляторында өченче көн, һәр көнне мәҗбүри сорау алу процедурасы уза. Тотуга карата шикаятьләр булмады. Гражданнарны кабул итү бүлмәсендә үз хокукларыңны яклап ничек итеп Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итү турында мәгълүмат бар, шунда ук  Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы  Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясенең элемтә  номерлары, алар турында мәгълүмат бар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International