Бүген 300 дән артык хәрби хезмәткә чакырылучы һәм аларның ата-аналары өчен Апас мәдәният йортында “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе үтте. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Хәрби комиссариаты белән берлектә үткәрә.
Генерал-майор Сергей Николаевич Погодин булачак хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәрләр төрләре белән таныштырды, Россия Кораллы Көчләрендәге яңа кораллар турында сөйләде.