2019-20 нче уку елында Вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең беренче дәресе узды

2019 елның 18 октябре, җомга

   2011 елдан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге белән берлектә өченче буын университеты базасында “Хокукый белемнәр мәктәбе” курсларын үткәрә.  

 Беренче дәрестә Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин  Татарстан Республикасында  бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасы турында сөйләде.

  Үз чыгышында ул  Татарстан Республикасы территориясендә  гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү  өлкәсендәге норматив хокукый актларга, Юстиция министрлыгы каршындагы “кайнар элемтә”, үткәрелә торган чаралар турында  киңрәк тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International