3 төркем инвалидка җир кишәрлеге бирүдән баш тартуны урынга барып тикшерү

2019 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  өченче төркем  инвалидка җир кишәрлеге бирүдән баш тартулары мәсьәләсе буенча Лаеш муниципаль районы башкарма комитетында күчмә тикшерү белән булды. Очрашу барышында район башлыгы урынбасары һәм мөлкәт  һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе  тарафыннан мөрәҗәгать итүченең  шәхси эше материаллары  өйрәнелде, проблеманы хәл итү вариантлары тикшерелде, шул исәптән,  якын киләчәктә җир кишәрлеге бүлеп бирү мәсьәләсе каралды.  Мәсьәлә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International