Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Сочи шәһәрендә узган конференциядә катнаша. Ул “Иҗтимагый һәм сәяси карарларны кабул итү процессларында хатын-кызлар катнашуын киңәйтү гамәлләре” темасына багышлана.
Чара Россия Федерация тышкы эшләр министрлыгы катнашында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Европа Советы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының уртак проектын тормышка ашыру максатында үтә.