Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Д. Хамадишин белән Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә законнар үтәлешенә күзәтчелек итү буенча Казан прокуроры. А. Панфилов белән бергә Питрәч районы Пановка авылында урнашкан Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 3 нче төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәрне кабул итте.
Кабул итү барышында 15 тоткын мөрәҗәгать итте, алар пенсия белән тәэмин ителеш, документларны торгызу, булган суд карарлары белән килешмәү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.