Бүген киңәшмә барышында саклау зонасы чикләренә эләккән торак йортларны күчерү белән бәйле проблемаларны хәл итүнең төрле юллары яңгырады.
Хәлне тулырак һәм объектив анализлау өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе А.Тыгин белән Юдино электр белән тәэмин итү дистанциясе электр тапшыргычлары линиясе үтә торган җиргә баруы һәм Горький тимер юлы филиалы җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырылган.