Бүген, 10 октябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче тикшерү изоляторында тотылучы Г. ның хатларын җибәрә алмавы турында мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүче белән очрашу үткәрелде, шулай ук документлар тикшерелде, тикшерү барышында 2019 елның 06 июленнән 3 сентябренә кадәр 8 юллама һәм 1 апелляцион шикаять җибәрелүе, ә 2019 елның 15 июленнән 3 октябрьгә кадәр аның 9 документ алуы ачыкланды.