Өлкәннәр көне декадасы чикләрендә Баулы муниципаль районы халыкны социаль яклау үзәге комплексында “түгәрәк өстәл” утырышы узды, анда Вәкаләтле вәкилнең Баулы районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Лилия Фәхриева катнашты. Очрашу “Сорау-җавап” форматында үтте, социаль яклау, район хастаханәсе, Пенсия фонды җитәкчеләре һәм белгечләре гражданнарның пенсия, цифрлы эфир телевидениесенә күчү уңаеннан компенсация турындагы, инвалидлык алу турындагы күп санлы сорауларына җавап бирделәр.