Россия гражданлыгы мәсьәләләрен кару тәртибе турындагы Положениегә төзәтмәләр кертелде. Чит илләрдән ватандашларны ирекле күчерү программасында катнашучылар гражданлык алу турында гаризаны җиңеләйтелгән формада бирәләр. Ул тору урыны буенча яки килү урыны буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль органы тарафыннан бирелә диелә.
Шулай ук законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә җиңеләйтелгән тәртиптә гражданлык алу мөмкинлеге бирә торган Россиядә эшләүнең минималь стажы 3 елдан бер елга кадәр киметелгән.
Сүз махсус исемлеккә кертелгән профессияләр буенча хезмәт эшчәнлеге турында бара.
Әлеге үзгәрешләр 2019 елның 2 октябреннән гамәлгә керә.
(РФ Президентының 2002 елның 14 ноябрендә дөнья күргән указы белән расланган 1325 нче “Россия Федерациясе гражданлыгы мәсьәләләрен карау тәртибе турында Положениегә үзгәрешләр кертү турында” РФ Президентының 2019 елның 19 сентябрендә дөнья күргән 464 нче указы)