Чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга кабул итү-консультация үткәрелде

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

   24 сентябрьдә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре һәм Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, Иҗтимагый палатаның миграция өлкәсендә эксперты  Г. Балафендиева Яр Чаллыда чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәгендә булды.  Үзәктә тотылучы чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларны кабул итеп, консультацияләр бирелде.  

 Кабул итү барышында 26 чит ил гражданына һәм гражданлыгы булмаган затка консультация бирелде. Кайбер мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.

 Шулай ук үзәктә махсус учреждение җитәкчесе И.Мәрданов белән очрашу булды, тоту шартларына кагылышлы тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International