Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән шикаятьләрне карау буенча киңәшмә үткәрде

2019 елның 20 сентябре, җомга

  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль планлаштырылган мөрәҗәгатьләрне карау буенча күчмә эш киңәшмәләре үткәрү даими алып барыла.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  шундый киңәшмәләрнең берсен Нурлат муниципаль районында үткәрде. Һәр мөрәҗәгать мондый киңәшмәләрдә индивидуаль төстә һәм дискуссияләрдә карала.Аерым финанслау таләп ителгән мөрәҗәгатьләр муниципаль районнан республика программаларына кертелергә тәкъдим ителә.  Моннан тыш, районга мондый мөрәҗәгатьләрне даими мониторинглау тәкъдим ителә.Киңәшмәдә  Нурлат муниципаль районы буенча мөрәҗәгатҗләрнең уңай хәл ителүе билгеләнде, 2016 елдан бирле “Росинка” балалар бакчасын капиталь ремонтлау  мәсьәләсе дә агымдагы елда хәл ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International