Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәре Киров районының “132 нче балалар бакчасы” мәгариф учреждениесендә чират бозылу һәм урын булмау турында мөрәҗәгатьләр буенча Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Киров һәм Мәсәкү районнары буенча мәгариф бүлегендә тикшерүдә булды.
Тикшерү барышында шул ачыкланды, “132 нче балалар бакчасы” мәгариф учреждениесенә балалар туплау республиканың “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының 4272 нче 2015 елның 4 декабрендә дөнья күргән балаларны муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә исәпкә кую һәм алу турындагы карары белән расланган муниципаль хезмәт күрсәтү Административ регламентына ярашлы рәвештә алып барыла.
Шулай итеп, Казан шәһәре Киров районы “132 нче балалар бакчасы” мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенә билгеләнгән тәртиптә балалар туплауга кагылышлы кимчелекләр булуга кагылышлы дәлилләр тикшерү барышында расланмады.