Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Дмитрий Богданов Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тоткыннарның хезмәт стажын исәпкә алу һәм социаль яклау өйрәнү-методик төркемнәре җыеннарында катнашты, җыеннар пенитенциар ведомствода үтте.
Җыеннар кысаларында, тикшерү изоляторларында тотылучы һәм өч яшькәчә баласы булган хатын-кызларның мәҗбүри тоту урыннарында ананың теләге булган очракта аны баласы белән бергә тоту хокукларын тормышка ашыру кебек мәсьәләләр тикшерелде.
Җыеннар йомгаклары буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында алга таба бергәләп хезмәттәшлек итү турында берничә килешүгә ирешелде.