Казан шәһәренең Мәскәү районында быелгы “уку” елында беренче “Хокукый ярдәм көне” үтте

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

  Казан шәһәренең Мәскәү районында Россия пенсионерлары берлегенң Татарстан Республикасындагы бүлеге  белән берлектә ай саен  оештырыла торган чираттагы “Хокукый ярдәм көне” үтте.

  30 дан артык кеше мөрәҗәгать итте. Нигездә гражданнар  ташламалар һәм пенсияләр билгеләү, мирасны бүләк итеп  бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук  аерылышу белән бәйле судка мөрәҗәгатьләр күп булды. Торак йортларга капиталь ремонт үткәрү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү билгеләү мәсьәләләре уңаеннан консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International