Милли проектларны үтәүгә җәмәгатьчелек контроле кысаларында эшче төркем составында Вәкаләтле вәкилнең Арча районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Ринат Хидиятов Яңа Чүриле психоневрология интернатында булды, яңа торак корпусы төзелеше белән танышты.
Бүген Яңа Чүриле психоневрология интернатында 300 дән артык кеше бар. Учреждениенең алты торак корпусы, мунча-кер юу урыны, ашханәсе, ярдәмче хуҗалыгы (сыер торагы), столяр һәм тегү остаханәләре бар. Соңгы елларда интернат территориясен төзекләндерү буенча зур эш башкарылды, агачлар утыртылды.