“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасындагы “Уңайлы тирәлек” төре

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы кертелгәннән бирле баш модератор хокукларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аз хәрәкәтләнә торган төркемнәр өчен уңайлы тирәлек булдыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирә

  Агымдагы елда Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына халыктан  “Уңайлы тирәлек” төре буенча килгән тәкъдимнәр буенча планлы эше аркасында, Казан шәһәренең Татарстан, Гафури, Бутлеров, Ершов, Лушников урамнарында, «Кольцо» сәүдә үзәге янында, Әлмәт шәһәренең  Юныс Әминов, Гафиатуллин урамнарында  аз хәрәкәтләнә торган төркемнәр өчен пандуслар куелган, тротуарларда кырый ташларны түбәнәйтү буенча эшләр башкарылган. ​

  Әмма күп кенә  социаль инфраструктура объектлары кирәкле техник чаралар белән җиһазландырылмаган, аз хәрәкәтләнә торган гражданнарга тоткарлыксыз йөрү өчен яраклаштырылмаган. Һәр битараф булмаган граждан территорияне төзекләндерүгә үз өлешен кертә ала. “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының “Уңайлы тирәлек” төре буенча заявканы “Халык контроле” мобиль кушымтасы ярдәмендә яисә проблеманы күрсәтеп һәм фото белән раслап Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сайтында бирергә була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International