Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре аварияле йортлардан күчкән гражданнар өчен төзелгән торак сыйфаты мәсьәләсе буенча Балтач районына барып тикшерү үткәрде. Моңа Балтач бистәсендә яшәүчеләрдән торак йортның җылылыгына кагылышлы шикаять килү сәбәп булды. Тикшерү барышында торак йорт каралды, кирәкле документация өйрәнелде, сыйфатсыз җылы бирү сәбәпләрен ачыкларга дигән карар кабул ителде.