Бүген, 12 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре төзәтү учреждениеләрендә законнарга күзәтчелек итү буенча Казан прокуроры һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 18 нче төзәтү колониясендә ашату сыйфатына һәм ашханә эшенә шикаять буенча тикшерү чарасында катнашты.
Тикшерү барышында күрсәтелгән дәлилләр раслау тапмады.
Шулай ук биредә шәхси мәсьәләләре буенча тоткыннарны кабул итү булды, аның барышында тоткыннарга тиешле аңлатмалар бирелде.
Бүген, шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 2 нче төзәтү колониясендә булды, хөкем ителгән К. белән сөйләште, сөйләшү барышында 2 нче төзәтү колониясендә тоту шартларына, хакимият гамәлләренә зарлану булмады.