Балалар республика клиник хастаханәсенә барып тикшерү

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре балалар республика клиник хастаханәсенә барып тикшерү үткәрде. Тикшерүгә учреждение хезмәткәреннән килгән шикаять сәбәп булды. Ул эш хакы һәм үзенә  тиешле суммалар түләмәүләреннән зарланган. Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүченең шәхси эше өйрәнелде, шулай ук исәп-хисап һәм түләү ведомостьлары өйрәнелде. Барлык документацияне анализлаганнан соң тиешле карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International