Мөрәҗәгать итүчеләр һәм җирле үзидарә органнары белән бергәләп эшләү гражданнарның проблемалы мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле вариант булып тора. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Казан шәһәренең Привокзальный урамы буенча 29 нчы һәм 31 нче йортларда яшәүчеләрнең торак мәсьәләләрен хәл итү максатыннан, Казан муниципаль берәмлегенең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары алып барган шәхси кабул итүдә катнашты. Шәхси кабул итү вакытында мөрәҗәгать итүчеләр социаль найм килешүен кабат төзүләре, торакны үзбелдеклеләнеп кабат планлаштырулары турында хәбәр итте.
Йортта яшәүчеләрнең проблемасын хәл итү максатыннан шәхси кабул итү вакытында, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының коммуналь торак хуҗалыгы комитеты адресына язмача мөрәҗәгать әзерләү турында карар кабул ителде. Әлеге мәсьәләне хәл итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.