Сәрия Сабурская медицина хезмәткәрләренә яңа ашыгыч ярдәм машиналарыннан ачкыч тапшыру тантанасында катнашты

2019 елның 7 сентябре, шимбә

7 сентябрьдә республика муниципаль районнарының сәламәтлек саклау учреждениеләре автопаркы яңа 42 ашыгыч ярдәм машиналарына тулыланды.   Ford Tranzit микроавтобусларыннан ачкычларны 39 район вәкилләренә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.  Быел барлыгы 187 автомобиль тапшырылды.

Республика прламенты алдындагы мәйданчыкка җыелган  районнар вәкилләрен озак көтелгән вакыйга белән республика җитәкчелеге исеменнән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда  халыкка медицина хезмәте күрсәтүне  яхшыртуга игътибар елдан ел артуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International