“Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән гражданнарны тормышка яраклаштыру” темасына түгәрәк өстәл

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

  Бүген түгәрәк өстәл кысаларында  иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнарга тормышка яраклашырга  булышлык итү буенча эш практикасы тикшерелде.

    Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасыннан коллегаларга   «ЦРА» автоном коммерциячел булмаган оешмасы эш тәҗрибәсе күрсәтелде, хәзерге вакытта  алар “Хәерби” авыл хуҗалыгы компаниясендә элеккеге тоткыннар өчен аларга эш һәм торак биреп, аларны тормышка яраклаштыруны оештырганнар.  

  Узган елдан башлап без “Вера” наркотикларга каршы көрәшү оешмасы һәм Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендәге “тернәкләндерү отряды” базасында төзелгән “Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә профилактика һәм инициатива һәм социаль негатив күренешләрне булдырмау” оешмасы белән берлектә психоактив матдәләре бәйлелегенә эләккән хөкем ителгәннәрне тернәкләндерү буенча социаль проектны тормышка ашырабыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International