Бүген, 5 сентябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил җәзаларны һәм кешелеклелекне кимсетүләрне кисәтү буенча Европа комитетының Россия Федерациясендә булып, Россия Федерациясе хакимиятләренә бәян ителгән докладтагы кимчелекләр буенча Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының “Интенсив күзәтү белән махсуслашкан типтагы Казан психиатрия хастаханәсе (стационар” учреждениесендә булып, әлеге учреждениенең баш табибы Р.Р.Хәмитов белән очрашып, хастаханә территориясендәге объектларны карады.
Казан психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалануда булган кайбер пациентлар белән аралашу вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә хастаханәдә тотылу шартларыннан, физик көч кулланудан, һәм башка законсыз гамәлләрдән зарланучы булмады.
Шулай ук Вәкаләтле вәкил учреждениенең бүлекләрен, азык-төлек блогын, поликлиниканы, саклау пунктларының берсен, ял бүлмәләрен, ишегалларын карады.