Бүген, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы үткәрә торган онлайн киңәшмә кысаларында ОНК (Җәмәгатьчелек күзәтү комиссияләре) составына кандидатуралар тәкъдим итү процедурасы белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Россия Федерациясе җәмәгатьчелек күзәтү комиссияләре оештыру тәртибе турында Мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек күзәтү комиссияләре әгъзасына кандидатлар күрсәтү буенча Рекомендацияләр Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы сайтында “Тоткыннар хокуклары” бүлегендә урнаштырылган.
РФ Иҗтимагый палатасы сайтында шулай ук ОНК кандидатлары һәм аларның гамәлдәге әгъзалары өчен уку-методик пособиесе белән танышырга була.