Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада, мәктәп укучыларын яңа уку елы башлану белән котлады.
Тантанада катнашучылар алдында Сәрия Сабурская Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия “Белем көне” уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.
Шулай ук Питрәч районы Богородское авыл җирлегенең Көек авылында “Алтын балык” 1 нче балалар бакчасын төзеп бетерү уңаеннан тантаналы чара узды.