Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре акчаларын өлешләп төзетүгә биргән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты. Алданган өлешләп төзетүчеләр реестрына тагын 7 граждан кертелде. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.