Сәрия Сабурская 19 нчы төзәтү колониясендә булды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

  Бүген, 24 июньдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 19 нчы төзәтү колониясендә булды, анда психоактив матдәләр бәйлелегенә эләккән хөкем ителгәннәрне тернәкләндерү буенча социаль проект тормышка ашырыла.

  Хәзерге вакытта 19 нчы төзәтү колониясендә психоактив матдәләр бәйлелегенә эләккән хөкем ителгәннәрне тернәкләндерү отряды уңышлы эшли, хәзер монда 11 тоткын ярдәм ала.

  Тернәкләндерү узучы затлар белән сөйләшү барышында күпләр өчен әлеге социаль проектта катнашу тормышка икенче яктан карау мөмкинлеген ишетү, узган тормышларына карап үз карашларын үзгәртүләре  сөенечле булды.

 Әйтергә кирәк, әлеге социаль проект озак вакытлы һәм киң перспективалар бирә һәм рецидив җинаять дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән.

 Сәрия  Сабурская  әлеге проектның тоткыннар өчен генә түгел, аларның якыннары өчен дә ярдәм итүгә юнәлтелгән булуын ассызыклады. Аларның тормышы көйләнү дә мөһим. 19 нчы төзәтү колониясенең тәҗрибәсен Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең башка төзәтү учреждениеләренә дә тарату яхшы булыр иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International