Бүген Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында катнашты. Анда “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы законын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Президиум утырышында докладлар белән Дәүләт Советы рәисе урынбасары
Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады.
Утырышта башкару дисциплинасы, гражданнарга законда каралган вакытларда җавап бирү, мөрәҗәгать итүчеләргә бирелгән җавапларның сыйфаты турындагы мәсьәләләр каралды.
Президиум утырышы йомгаклары буенча карар кабул ителде, анда гражданнар мөрәҗәгатьләре турында законны практикада тормышка ашыруны камилләштерүгә кагылышлы конкрет тәкъдимнәр әйтелде.