Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Актаныш районына барып тикшерү үткәрде. Вәкаләтле вәкил Аппаратына социаль ипотека программасында катнашу, торак йорт сыйфатыннан канәгать булмаган кешеләр мөрәҗәгать итте. Фактлар өлешчә расланды, әлеге йортта төзелеш кимчелекләре ачыкланды.
Күрсәтелгән мәсьәләләр буенча карар соңрак чыгарылачак, мәсьәлә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.