Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Кырым Республикасы вәкилләре булды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Вәкаләтле вәкил Аппаратында Кырым Республикасы хакимият органнары вәкилләре булды. Делегация составында Кырым Республикасының  башкарма хакимияте һәм хокук саклау органнары вәкилләре бар. Татарстан Республикасы  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар эшен координацияләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм  Низамиев кунакларга  хакимиятнең халык белән төп элемтә чарасы булган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын тәкъдим итте. Анда мөрәҗәгатьләрнең ничек хәл ителүен, эшләнгән эшкә гражданнар бәясен эштә күрсәтте. Кырым кунаклары мәгълүмат системасы эшенә югары бәя бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International