Теләче муниципаль районында координацион совет утырышы

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Теләче авылында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Теләче районының хезмәтне, аның шартларын саклау буенча координацион советы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының  төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эшче төркеме утырышында катнашты.

  Утырышта Теләче муниципаль районы җитәкчесе урынбасары А.А. Нурмөхәммәтов, Теләче районы башкарма комитетының төзелеш һәм инфраструктура бүлеге җитәкчесе Ф.С. Вәлиев, Теләче районында эшләүче төзелеш оешмалары җитәкчеләре, хезмәтне саклау белгечләре, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International