Идел буе федераль округы прокуратураларның ачык төбәкара интерактив форумы

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Идел буе федераль округы прокуратураларының  гражданнарның хезмәт өчен үзвакытында һәм тулысы белән  эш хакын алуына конституцион хокукларын яклауга багышланган интерактив форумында катнашты.

   Видеоконференция режимында барган форумда катнашучылар  төп игътибарны хезмәткә түләү өлкәсендә законлылык торышына прокурор йогынтысы ысулларына юнәлттеләр, округның төрле төбәкләрендә гражданнарның бозылган хокукларын торгызу практикасы турында  хәбәр иттеләр,  хезмәт ияләренең хокукларын яклау максатларында хакимият һәм хокук тәртибе саклау органнары, контрольлек итүче хезмәтләр, җәмәгатьчелек вәкилләре белән ныклы хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International