Татарстан Президентының Федераль омбудсмен белән очрашуы

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татьяна Москалькова белән очрашты. Очрашу Татарстан хөкүмәте йортында үтте.  

  Очрашуда катнашучылар Казанда узган РФ  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр Координацион советы  утырышы йомгакларын тикшерделәр. Очрашу барышында гражданнарның хезмәткә хокукларын: һөнәри белем бирү сыйфатын күтәрү, инвалидларны эш белән тәэмин итү, эш хакы буенча булган бурычларны түләтү кебек актуаль проблемалар каралды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International