Хокук саклау үзәге Россиянең вәкаләтле вәкилләре өчен беренче тренинг үткәрде

2019 елның 17 мае, җомга

17 майда  Казанда Россиянең вәкаләтле вәкилләре  Кеше хокуклары буенча фәнни-мәгариф үзәгендә  семинар-киңәшмәдә катнаштылар, анда  өйрәнү тренингы кысаларында гражданнар мөрәҗәгатьләре мәсьәләләре буенча тәҗрибә белән уртаклашып, көндәлек хәлләрне эшләп карадылар. 

  Аерым алганда,  омбудсменнар конкрет кейсларны караганда  релевант норматив-хокукый материалны, актуаль суд практикасын сайлап, хокукый эш гамәлләрен эшләделәр.

  “ Владимир Путин безгә булышты.   О. Е. Кутафин исемендәге юридик академия теләктәшлегендә үзәк  төзелде һәм кеше хокукларын, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр өчен, әгәр теләсәләр  коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалар   әгъзалары һәм хокук сакчылары өчен дискуссияләр, очрашулар һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булачак,” – дип ассызыклады Татьяна Москалькова.

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үз чиратында  республикада 2012 елдан бирле уңышлы эшләп килүче “Халык контроле” мәгълүмат системасы турында сөйләде.

  “Язмача шикаятьләр елдан ел азая бара, шул ук вакытта системадан файдаланучы кешеләр саны арта”, - дип билгеләп үтте төбәкнең вәкаләтле вәкиле.

   Сәрия Сабурская  “Халык контроле” белән республикага визиты вакытында Россия Президенты да танышуын ассызыклап, Президентның Татарстан тәҗрибәсен башка өлкәләргә таратырга кушуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International