Казанда Россия омбудсменнары семинары эшли башлады

2019 елның 17 мае, җомга

   17 майда  Казанда Россия Федерациясе субьектлары   омбудсменнарының гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауга багышланган семинар-киңәшмәсе башланды.  

  Аерым алганда,  омбудсменнар өйрәтүче тренинг барышында  конкрет кейслар кысаларында релевант норматив-хокукый материалны, актуаль суд практикасын сайлап, хокукый эш гамәлләрен эшләргә тиеш була.

  Быел  семинар-киңәшмә  беренче тапкыр күптән түгел оешкан Кеше хокуклары буенча фәнни-мәгариф үзәгендә уза. Мондый үзәк төзүне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да хуплады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International