15 майда Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Координацион советы алдыннан Казанда “Социаль адаптациягә һәм хезмәт мигрантларын интеграцияләүгә комплекслы якын килү моделе” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстанда хезмәт мигрантларының хезмәткә хокукларын яклау өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашты. Аерым алганда, 2018 елда Казанның “Яңа гасыр” оешмасының «M-Help» мобиль кушымтасы “Хокукый агартуда инновацион технологияләр” Бөтенроссия бәйгесендә “Иң яхшы мобиль кушымта” номинациясендә җиңде. Сәрия Сабурская шулай ук төбәктә миграция законнарын камилләштерү турында сөйләде.
Чарада катнашучылар чит ил гражданнарына медицина тикшеренүе үткәрү республика үзәге эше белән таныштылар.