Вәкаләтле вәкил район халкы белән очрашуларда үз эшчәнлеге, “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” закон положениеләре, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау һәм хокукый агарту буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты эше турында сөйләде. Вәкаләтле вәкил адресына мөрәҗәгать итү формаларына, бигрәк тә кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре бозылу очраклары ачыкланган очракта нинди эшләр башкарылуына аерым игътибар бирде.
Вәкаләтле вәкил белән бергә Чирмешән районына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова килде, ул агымдагы елда актуаль булган социаль законпроектлары белән таныштырды. Депутат үз чыгышында пенсияне яшәү минимумына кадәр арттыру һәм аны алга таба 7 процентка кадәр индексацияләү турында закон проекты өченче укылышта кабул ителү, “ипотека каникуллары” турында сөйләде. Аңа ярашлы рәвештә, гаилә авыр хәлдә калган очракта ипотеканы ярты ел түләми тора ала.