Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар эшенә мониторинг үткәрү максатыннан, Казан шәһәренең бер тернәкләндерү үзәгендә тикшерү чарасы үткәрде.
Күчмә тикшерү вакытында кайбер хокук бозулар ачыкланды. Документларны дөрес тутырырга кагылышлы әлеге кимчелекләрне бетерергә кушылды.