Казан шәһәрендә балалар бакчасында тикшерү булды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

  Агымдагы елның 20 мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында  2018 елның 30 ноябрендә  басылган мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре белән риза булмаган гражданның Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгатен урынга чыгып тикшерде.  Шикаять Казан шәһәренең “27 нче  татар телендә тәрбияләү һәм укыту белән катнаш төрдәге балалар бакчасы” 4 нче төркемендә шәхси урын-җир әйберләре һәм балаларның шәхси гигиена әйберләре булган сөлгеләрнең санитар нормаларга туры килмәве турында иде.

  Тикшерү барышында “27 нче балалар бакчасы” 4 нче төркемендә шәхси урын-җир әйберләре һәм сөлгеләрнең санитар нормаларга туры килмәү турындагы фактлар расланмады. Тикшерү барышында күрсәтелгән гигиена әйберләре барысы да тәртиптә иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International