Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән алкобәйлелеккә һәм наркобәйлелеккә дучар затларны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче оешмаларны тикшерүдә катнашты

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе  һәм Казан шәһәре Идел буе районы прокуратурасы вәкилләре белән берлектә  Татарстан Республикасында  наркокулланучыларны тернәкләндерү һәм тормышка яраклаштыру белән шөгыльләнүче оешмалар эшенә  мониторинг үткәрү максатыннан, алкобәйлелеккә һәм наркобәйлелеккә дучар затларны тернәкләндерү белән шөгыльләнүче  «Жизнь» җәмгыятендә тикшерүләр үткәрде.
  Тикшерү барышында тернәкләндерү үзәге биналары (ашханә, йокы бүлмәләре, эш бүлмәләре) каралды, документация өйрәнелде, шулай ук әлеге үзәктә тернәкләндерү узучы затлар белән әңгәмәләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International