Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитетында “Халык контроле”дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча эш киңәшмәсе үткәрде. Анда Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче муниципаль районнары башкарма комитетлары җаваплы башкаручыларының системадагы мөрәҗәгатьләрне сыйфатлы башкаруы һәм карау сроклары каралды. Әлеге районнарда яшәүчеләрнең төрле мәсьәләләр буенча теләк-тәкъдимнәре, зарлары тикшерелде. Системага килгән мөрәҗәгатьләрне үз вакытында үтәүгә аерым игътибар бирелде.