“Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” темасына дәрес

2019 елның 19 марты, сишәмбе

   Генерал-майор Сергей Погодин  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче “Хокукый белемнәр” мәктәбенең  “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына багышланган зональ дәрестә,  хәрби хезмәткә чакырылучыларга Россия Федерациясе Кораллы көчләре төзелеше, яңа кертелгән реформалар, хәрби техника, Татарстан Республикасында чакырылышны әзерләү һәм үткәрү, ашыгыч хезмәт үтү, гражданнарны хәрби хезмәткә контракт буенча алу, альтернатив хезмәт үтү турында сөйләде.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәклаәтле вәкил Сәрия Сабурская  катнашучыларны хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары, хезмәт итү вакытында очраган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары, проблемалар килеп туган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International