Бүген Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасында архив эше торышы һәм аны үстерү юллары турында сөйләштеләр. Утырышта Саха(Якутия) Республикасы Дәүләт җыенының фән, мәгариф, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар эшләре буенча даими комитет рәисе Феодосия Габышева
катнашты. Тикшерелгән тема буенча Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады. Ул документларны цифрлаштыру буенча зур эш алып барылуын әйтте. Бүгенге көнгә 158 мең эш цифрлаштырылган, бу республика архив фондының 4,9 процентын тәшкил итә.