Сәрия Сабурская Татарстан Дәүләт Советының профиль комитеты утырышында катнашты

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты  Бөгелмә муниципаль районында булып, гражданнарның җәмәгатьчелек тәртибен саклауда катнашуы һәм балигъ булмаганнарның җәмәгатьчелек тәрбиячеләре турындагы  республика законнарын тормышка ашыруны карадылар. Депутатлар җирле хакимиятнең халык дружиналары оештырудагы эшен уңай бәяләделәр. Аларга мәгълүматны Бөгелмә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков җиткерде. Җитәкче белдерүенчә, районда 465 кешелек 46 халык дружинасы отряды эшли. Шулардан 22 дружина предприятие һәм оешмалар базасында оешкан.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International